Бәйрәкәдә яңа авыл советы бинасы ачылды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Бәйрәкә авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән өр-яңа җирле үзидарә бинасын ачу тантанасы булды.

Чарада “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, район советы дерутатлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм Бәйрәкә авыл халкы катнашты.

Кунакларны Аяз Шафигуллин сәламләде. Ул Ютазы районы территориясендә, яшәү шартларын тагын да уңайларык итү максатында, күп төрле программалар эшләвен билгеләп үтте. Һәм шуларның берсе нигезендә Бәйрәкә авылында өр-яңа административ бина төзү мөмкин булды.

Бәйрәкәлеләрне яңа йорт туе белән башкала кунагы Әгъзам Гобәйдуллин тәбрик итте һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул, шулай ук, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминовага мактау хатлары тапшырды.

Ниһаять, көннең иң тантаналы мизгеле җитте – Бәйрәкә авыл советы бинасы ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшинага бирелде. Яңа бинага узган кунаклар аның якты һәм җылы булуын, нәтиҗәле эшләр өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Форсаттан файдаланып, Әгъзам Самат улы район җитәкчелеге озатуында башка торак пунктларда да республика программалары буенча төзелгән объектлар белән танышты. Иске Урыссу һәм Акбаш авылларында калкып чыккан ял парклары башкала кунагы күңеленә аеруча хуш килде. Ул “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча Ютазы авылында агротармак белгечләре өчен төзелгән йорт белән дә кызыксынды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 Фотолар: http://yutazy.ru/photo/v-sele-bayryaka-otkrylos-novoe-zdanie-selsoveta

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International