Таисия һәм Виктор Дунаевларның тимер туйлары

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Урыссу бистәсендә гомер итүче 1955 елның 29 октябрендә үз никахларын законлы төстә рәсмиләштергәннәр.

Яшьләр бәйрәм иткән кызыл туйдан соң инде 65 ел вакыт узган. Әлбәттә, тормыш итү – ул кыр аркылы чыгу түгел. Дөнья булгач, борчу-мәшәкатьләр дә булмый, савыт-саба да чыңламый тормаган. Әмма Виктор Максимович белән Таисия Васильевна, бер-берсен югалтмыйча, үзләренең тимер туйларына кадәр килеп җитә алганнар икән, бу үзе бер могҗиза, үзе бер шатлык. Димәк, ир белән хатын никахларын теркәгән бәхетле көнне бер-берсенә биргән тугрылык һәм мәхәббәт турындагы вәгъдәләрен саклап яшәрдәй көч тапкан. Алар чын хисләрнең кадерен белергә өйрәнгән.

Гаилә башлыгы Виктор Максимович гомер буе тимер юл станциясендә машинист булып эшләгән. Аңа көз көне 90 яшь тулган. Таисия Васильевна “Техснаб” предприятисендә озак еллар хисапчы булып хезмәт куйган. Дунаевлар ике кыз бала тәрбияләп үстергән. Бүген алар ике онык һәм ике оныкчык өчен дә кадерле әби һәм бабай.

Таисия Васильевна һәм Виктор Максимович Дунаевларны тигез никахта 65 ел яшәүләре – олуг гаилә бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина тәбрик итте.

Илмира ГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International