Кышкы чорда көзге культуралар шактый куркыныч тудыра. Аларны кышлату шартларына күп факторлар йогынты ясый һәм аларның берсе - кар катламының биеклеге.
Бу атнада Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» ФДБУнең Ютазы бүлеге баш агрономы Гөлнара Җиһаншина «Уңыш” һәм “Әхмәтшин Фаяз” хуҗалыкларының уҗым кырларына тикшерү белән чыкты.
Кыр уртасына узган белгеч җир өстендә йомшак кар ятуын һәм аның боз коркасы белән капланмавын ассызыклады. Иң мөһиме, Ютазы районында декабрьнең беренче декадасында үткәрелгән көзге культураларга мониторинг басуларны кар белән каплау 100 процент тәшкил итүен күрсәтте.
Фермер Фаяз Әхмәтшинның 48 гектарлы кырда урнашкан уҗым арышы тугыз сантиметр тирәнлектә кар белән капланган. Белгеч туфракка куйган термометр куаклану төененең тирәнлегендә температура -6,9 градус булуын күрсәтте. “Уныш” җәмгыятенең 80 гектарлы кырда чәчелгән көзге бодае исә 10 сантиметр калынлыктагы кар белән капланган һәм куаклану төененең тирәнлегендә температура -7,9 градус тәшкил итте.
- Бүгенге шартларда, гәрчә декабрь аенда декададан артык көчле салкыннар торса да, алар уҗымнарга зыян салырга өлгермәде әле. Куаклану төененең тирәнлегендә температура -10 градус һәм аннан югары булган очракта гына без уҗымнарның язмышы өчен борчылырга тиеш булабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык үсемлекләр дә температурага бер үк төрле реакция ясамый, кайберләре салкынны үзләренә зыян китермичә кичерә. Шулай итеп, көзге культураларны кышлатуның нәтиҗәсе һава температурасы һәм кар катламының биеклегенә бәйле, - дип аңлатты Гөлнара Закуан кызы.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары