Сыйныф сәгатенә район Башлыгының коррупциягә каршы тору сораулары буенча ярдәмчесе Диана Айрат кызы Кәтиева чакырылган иде.
Өлкән сыйныф укучылары «коррупция» сүзенең мәгънәсен төшенделәр, аның чагылышы рәвешләре һәм һәр граждан өчен моның нәтиҗәләре турында белделәр. Укучылар илебездә ришвәтчелек тарихын анализладылар һәм бу күренешнең борынгы тамырлары булуын ачыкладылар.
Сыйныф сәгате ахырында укучылар ришвәтчелекне һәр гражданин актив тормыш позициясе алып барган очракта гына җиңәргә мөмкин булуын төшенделәр. Моның өчен ришвәтчелек чагылышы күренешләрен бетерүгә көч куярга һәм сорауларны законлы ысул белән хәл итәргә тырышу мәҗбүри. Һәркем үзеннән башларга тиеш.
Чыганагы: https:/ / vk.com/urussu_official