2020 ел башында кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турындагы 7300дән артык гариза Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының экстерриториаль принцибы буенча кабул ителгән иде. Шунысы игътибарга лаек, гаризаларның 89% ы - милек хокукын теркәүгә, 11% ы-кадастр исәбенә куюга, шулай ук бердәм исәп-теркәү процедурасы кысаларында күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен бирелгән.
Ведомство экспертлары исәпләвенчә, татарстанлылар, барыннан да бигрәк, Россиянең эре шәһәрләрендә, атап әйткәндә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә урнашкан күчемсез милек объектларына карата милек хокукын теркәү өчен мөрәҗәгать иткән. Ведомство белгечләре билгеләп үткәнчә, быел республика халкы Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда урнашкан күчемсез милекне рәсмиләштерүгә гаризалар белән ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Дагыстан Республикасында, Ставрополь краенда һәм Иваново өлкәсендә булган мөлкәтне теркәү буенча бердәм мөрәҗәгатьләр теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар күчемсез милекне рәсмиләштерүнең экстерриториаль принцибы буенча Кадастр палатасы офисларында түбәндәге адреслар буенча гариза бирә алалар:
- Казан шәһәре, Кулагин ур., 1;
- Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86;
- Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 2а.
Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез: Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан күчемсез милек объектларына карата кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә документлар кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла. Алдан (843) 514-90-77 (доб.: 2888,2666) телефоннары буенча язылырга мөмкин.
ММЧ өчен контактлар
ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте
8 950 326 92 02