Барлык категориядәге яшь гаиләләр өчен «Яшь гаилә» социаль ипотека шартлары соравы буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгълүмат ресурсларында урнаштыру өчен пресс-релизлар, мәгълүмат әзерләү өчен мәгълүмати белешмә
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының социаль ипотека турында мәгълүмат, инфографиканы урнаштырганда барлык категорияләрдәге яшь гаилә өчен #ЖильеМолодымРТ хэштегын кулланырга кирәк.
Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.
Узган ялларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасын эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Президентының яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы карары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә генә түгел, ә Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль программа буенча фатир сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. «Яшь гаилә» республика социаль ипотека программасында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала. Программада тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала, ир яки хатынның баласы булырга тиеш.
Моннан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта туган һәр бала өчен дәүләт фатир бәясеннән 200 мең сум акчаны чигерә.
Программаның операторы - Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды. ТР ДТФ социаль ипотека программасында катнашуга чиратка басу өчен гариза бирүченең теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.