Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
Шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә хәвефле метеорологик күренеш саклануы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 ..-25°ка кадәр, аерым районнарда -28°ка кадәр җитә.
Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне игътибарсыз калдырмагыз, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә ялгызларын калдырмау зарур!
Балаларга янган мичне күзәтеп-карап тотуны ышанып тапшырмагыз.
Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.
Бозлавыкта өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга, җәрәхәтләрдән котылу өчен ашыкмаска, аяк астына карарга, хәрәкәт иткәндә таяк кулланырга кирәк.
Бозлавыкта аякларга шумый торган аяк киеме кию зарур.
Өшүдән һәм туңудан сакланыгыз. Әгъзаларны өшетү – 6 градустан түбән температурада башланырга мөмкин.
Аның авырлыгы әйләнә-тирә мохит температурасына, салкыннарда булу вакытына, һаваның дымлылыгына бәйле. Мондый күренешләр күбрәк булган саен, әгъзаларны өшетү дә авырракка туры килә. Тәннең эчке температурасы 24º тан түбәнрәк төшсә, зыян күрүче үләргә мөмкин.
Мондый хәлгә эләкмәс өчен белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска, салкын һавада йөрер алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә кеше организмы түбән температурага адекват реакция ясый алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, өшү дә тизрәк башлана. Күп кенә авыр дәрәҗәдә әгъзаларны өшетү (хәтта үлем очракларына кадәр) салкын һава торышы вакытында исерек йөрүләр нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Мода артыннан куучы яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: модалы киемнәр без яшәгән климатка гел генә туры килеп бетми. Шуңа күрә мода буенча түгел, һава торышы буенча киенү мөһим.
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.