Ютазы мәктәбе укучылары ришвәтчелеккә каршы

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Ришвәтчелеккә каршы атнасы кысаларында Ютазы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән “Без ришвәтчелеккә каршы” исемле ачык дәрес узды.

Чарада район прокуроры ярдәмчесе Артем Митяев, район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева катнашты.

Ачык дәрес Ютазы урта белем бирү мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов чыгышы белән башланды. Ул, тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы буларак, Россиядә ришвәтчелекнең тамыры борынгы заманнарга – 1556 елда Иван III патшалык иткән чорга ук барып тоташуы турында сөйләде.

Ачык дәрес ришвәтчелек темасына роликлар һәм укучылар Айсылу Ямалетдинова, Суфия Зиннәтуллина, Ришат Насыйбуллинның кызыклы чыгышлары белән үрелеп барды. Балаларны бер максат берләштерде – алар ришвәтчелеккә каршы!

Сүз алган район прокуроры ярдәмчесе Артем Митяев ришвәтчелекне ике яклы урам белән тиңләде. “Безнең арада ришвәт алучы бар икән, димәк, аны бирүче дә бар. Шуңа күрә безгә көрәшне төрле юнәлештә дә көчәйтергә кирәк”, - дип ассызыклады ул. Хокук саклау органы вәкиле яшь буын вәкилләрен борчый торган сорауларга да җавап бирде һәм Ютазы мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының бай мәгълүматлы чара әзерләүләренә рәхмәт белдерде.

Район прокуроры ярдәмчесе Артем Митяев, район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева, форсаттан файдаланып, мәктәпнең “Үсеш ноктасы” проекты буенча үзгәртеп корылган технология кабинетында эш куелышы белән, балалар уйлап тапкан яңа программалар белән танышты. Алар ашханәгә дә узды. Көнлек менюны өйрәнде һәм кайнар ризыкка дегустация үткәрде. Кунаклар мәктәп тормыш эшчәнлегеннән канәгать калды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

http://yutazy.ru/photo/yutazinskie-shkolniki-protiv-korruptsii

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International