Медицина оешмасында температура режимы, җилләтү режимы, агымдагы дезинфекция саклана. Биналарда һаваны һәм өслекләрне махсус җайланмалар кулланып зарарсызландыру үткәрелә.
ОРВИ симптомнары булган пациентлар өчен амбулатор-сырхауханә учреждениесендә күрсәткечләр белән аерым керү ишеге бар. «Кызыл зонада» кабул итү ОРВИ, пневмония шул исәптән Covid-19 авыруларын тикшерү, дәвалау һәм профилактикалау кысаларында өйрәтү программаларын узган табиблар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары, пульсоксиметрлар һәм контактсыз термометрлар белән тәэмин ителгән.