Ютазы районы әти-әниләре өчен тормыш читләтеп уза

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенең бер генә утырышы да спиртлы эчемлекләр куллануда гаепләнүче ата-аналардан башка узмый.

Район торак пунктларының берсендә яшәүче гаиләдә агымдагы ел башында гадәттән тыш вакыйга булды – исерек ир белән хатын пычак “сугышы”на кадәр барып җитте, ахыр чиктә ике бала анасы реанимациягә эләкте. Үлем белән күзгә-күз очрашкан кешенең, мөгаен, бөтен гомере күз алдыннан йөгереп узгандыр һәм ул үзенең яшәү шартларына анализ ясап, башкача, исерек ир хакына түгел, ә балалары хакына аек яши башларга дигән карарга килгәндер кебек тоела. Әмма бар да элеккечә. Бу ханымның яшәү рәвешендә бернинди дә уңай үзгәреш барлыкка килмәгән. Хастаханәгә эләккәнче үк нинди көнкүреш бардакта яшәгән гаилә хәзер дә шундый ук мохиттә яшәвен дәвам итә – йорттан Мамай гаскәре узган кебек. Ә спиртлы эчемлекләр белән дуслыкны нечкә япьле пычак та өзеп ала алмаган – балигълык яшенә җитмәгән ике бала анасы аракы чөмерүен дәвам итә.

Урыссу бистәсендә яшәүче 42 яшьлек ир-ат Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсендәге беренче өлешенә ярашлы, моңа кадәр инде ике тапкыр хокук бозуда гаепләнде. 2018 елның 22 октябрендә комиссия әгъзалары аңа йөз белән борылган - кисәтү ясаган. Тик бер ай вакыт та узарга өлгермәгән, ир кеше янәдән административ хокук бозуда гаепләнгән һәм аңа 500 сум штраф салынган. Бу вакыттан соң ике ел узды. Әмма штраф әле дә булса түләнмәгән. 2020 елның 24 ноябрендә бу кеше янәдән 2005 елгы баласы каршында спортлы эчемлекләр файдалануда гаепләнде.

Икенче бер ир-ат исә гомумән вакланып тормаган - ноябрь аенда ике атна рәттән аракы чөмергән. Тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән ике баласы булса да, башка гаилә башлыклары кебек иртән торып аның эшкә ашыгасы юк. Бу вакытта ул эшсезлектән интеккән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аның хатынына кул күтәрүе дә билгеле.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International