Татарстанның кадастр палатасы «кайнар линия» үткәрә

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрдә техник хаталарны төзәтү сораулары буенча «кайнар линия» узачак.

Кайнар линия барышында реестр өземтәсендә техник хата ачыкланган очракта, нишләргә икәнлеген белергә мөмкин булачак. Ведомство экспертлары гражданнарга техник хаталарны төзәтүгә нинди ысуллар белән гариза бирергә мөмкинлеген, ни өчен хаталарны төзәтергә кирәклеген һәм моның нәрсәгә йогынты ясарга мөмкинлеген аңлатачак.

"Кайнар линия" телефоны - (843) 514-90-77 (доб.2107).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International