Бүген Урыссудагы район мәдәният йортында «ӨМӘ» Бөтенроссия пленэр-симпозиумының йомгаклау күргәзмәсе ачылды

2020 елның 11 декабре, җомга

Ул «СОТВОРЕНИЕ» сәнгать-күргәзмә проекты кысаларында РФ Президенты грантлары фонды һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

 

Пленэрны Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев оештырды. Проектның асылы шундый: Казан, Болгар шәһәрләрендә һәм Зөя авылында бер генә тапкыр да булмаган рәссамнар, анда булганнан соң, бу мәдәнияткә чумарга һәм хәтерләрендә калган кызыклы урыннарны төшерергә тиеш булган. Россиянең 11төбәгеннән барыглы 48 рәссам катнашты. Шулай ук танылган рәссамнарның иҗат җимешләре дә бар иде. Район мәдәният йортында тәкъдим ителгән эшләр - алар язган күп кенә эшләрдән сайлап алу нәтиҗәсе.

Альберт Шиабиев сүзләре буенча, күргәзмә Татарстанның ун шәһәрендә узачак, аны 12 меңнән артык кеше күрәчәк. Проект тәмамлангач, 30 эш Татарстанның туган якны өйрәнү музеена, балалар йортларына һәм тернәкләндерү үзәкләренә тапшырылачак, ул балаларны чын рәсем сәнгате белән сөендерәчәк, киләчәктә сәламәтлек өчен көрәштә аларга көч бирәчәк.

Күргәзмәне Урыссу интернат-мәктәбе балалары да карады. «Безнең өчен аларның картинада түгел, ә чын «тере» сәнгатьне күрүләре бик мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International