Бүген Ютазы районында 2020 елда милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләшергә тәкъдим итәбез.
Ютазы муниципаль районында «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль программасының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Урыссу поселогының "Солнечный" микрорайонында "Яңарыш" паркының өченче чиратын төзү төгәлләнеп килә.
Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында "Заманча мәктәп" федераль программасының "Мәгариф" милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәге ачылды , укытуның техник чаралары сатып алынды.
Яссытугай авылында «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль программасының (“Сәламәтлек саклау” милли проекты) фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
"Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты кысаларында "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү системасын булдыру" федераль программасының "Кече һәм урта эшкуарлык"милли проекты кысаларында бу көздә "Урыссу" сәнәгать паркы территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды. Программага асфальт җәю һәм бордюрлар урнаштыру буенча эшләр кертелгән.
"Энергия" стадионы территориясендә "Спорт - тормыш нормасы" федераль программасының "Демография" милли проекты кысаларында ГТО мәйданчыгын урнаштыру буенча эшләр тәмамлана.
Чыганагы: https:/ / vk.com/urussu_official