11 декабрь көнне Ютазы урта мәктәбе укучыларының Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе, юстиция өлкән лейтенанты Р. М. Яруллин белән очрашулары узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

8-11 сыйныф укучылары белән «Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

Үз әңгәмәсендә Рөстәм Мөдәрис улы Яруллин урлау, талау, янап акча алу, тән җәрәхәтләре ясау кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылыкка кагылды. Үсмерләргә җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән башлануы һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Рөстәм Мөдәррис улы урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә катгый рәвештә киңәш итте. Ул укучыларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искәртте, шулай ук бу начар гадәтләрнең ни белән куркыныч булуын аңлатты.

Чыгышлардан соң укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International