2020 елның 14 декабрендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 14 декабрендә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының беренче чакрымында Ютазы полициясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау. Әлеге участок транспорт чараларының югары ешлыкта узуы белән характерлана, якында гына АЗС, җәяүлеләр кичүе, башка инфраструктура объектлары урнашкан. 2020 елның 11 ае эчендә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 1чакрымыннан 3 нче чакрымына кадәр 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 65 автомашина тикшерелгән, 4 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Аларның 3се - үзе белән машина йөртү һәм теркәү документлары булмаган килеш автомобиль белән идарә итүе, 1 машина йөртүченең иминиятләнмәгән ОСАГО полисы белән идарә итүе ачыкланган.

2.1.1 пункт машина йөртүчегә үзе белән һәм полиция хезмәткәре таләбе буенча тикшерү өчен машина йөртү таныклыгын, транспорт чарасын теркәү документларын, ОСАГО иминият полисын, пассажирлар, зур габаритлы яки авыр йөкләр ташыган вакытта әлеге төр йөк ташуны гамәлгә ашыру өчен тиешле документлар йөртүне йөкли.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр узган булган, әмма пандемия белән бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгының 410 номерлы боерыгы белән озайтылган машина йөртү таныклыкларын 2021 елның 1 гыйнварына кадәр алыштырырга кирәк.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International