Галләмова Регина Артур кызы - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы - «#МыВместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы һәм истәлекле медале белән бүләкләнде.
Неделькина Аиша, «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы тәрбияләнүчесе, 2007-2008 елгы кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә ике тапкыр җиңү яулаганы өчен Татарстан Республикасы бокс федерациясе дипломы белән бүләкләнде.
Игонина Софья, «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы тәрбияләнүчесе, 2007-2009 елларда туган кызлар арасында самбо буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә XXX Бөтенроссия ярышларында, шулай ук 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулаганы өчен Татарстан Республикасы самбо федерациясе дипломнары белән бүләкләнде.
Фәрхетдинов Хәлил Зәки улына намуслы хезмәте һәм Ютазы муниципаль районында спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.