Бүген, 14 декабрьдә, район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге сораулары буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Варис улы Әхмәтов Бәйрәкәтамак авыл җирлеге эшчәнлегенең 2020 елның 11 ае йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты.

Ютазы районы объектларының яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлеге турындагы доклад белән инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Власова Оксана Александровна чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International