Ютазы боксчылары Алабугада узган турнирда призлы урыннар яуладылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

10-12 декабрьдә Алабуга шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бокс буенча ачык турнир узды. Турнир Россиянең барлык төбәкләреннән 140 тан артык катнашучыны җыйды.

Ютазы районы данын Ютазы авылы бокс мәктәбеннән Владимир Добрин шәкертләре яклады.

Егетләр характер, үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр, гәрчә аларга нибары 9-11 яшь кенә булса да.

Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Шаһимәрдәнов Радель (2010 елгы) ике матур көрәш үткәрде һәм алтын медаль, грамота һәм приз яулады.

2 нче урында - Зәбиров Ринат (2012 елгы), ул беренче тапкыр ике көрәш үткәрде һәм финалда гына көндәшенә бераз биреште.

Заһидуллин Әким ике алыш уздырды, финалда судьялар каршылыгы аркасында юл куйды - 2 урын.

3 нче урынны Синәгатуллин Рузалин (2012 ел) яулады . Ул үзенең беренче көрәшен үткәрде, характер күрсәтте, әмма тәҗрибәсе җитмәде, чөнки 3 ай гына шөгыльләнергә туры килгән.

Спортчылар һәм тренер «Втормет» компанияләр төркеме” ҖЧҖдан А.В. Потаповка рәхмәтлеләр, шулай ук УПНМнан Радик Нургали улына спорт ивентаре алуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International