Хезмәт ветераны Алтын Галимулла улы Шарифуллин – чын алтын бабай

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Үз заманында Алтын ага җир җимертеп яшәгән, дөнья көткән, балалар тәрбияләгән. Тумышы белән белән Бәйрәкәтамак авылыннан булган Алтын атлы егетне әтисе Галимулла кечкендән хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияли.

Әти-әнисе аңа дин орлыклары сала, Ходай Тәгаләгә мәхәббәт тәрбияли. Шуңа күрә Алтын бабай биш тапкыр намазын бер дә калдырмый. Туксан яшен тутырган олы яшьтәге кеше булуга кармастан, безнең “Ютазы таңы” гәҗитен атна саен көтеп ала һәм яратып укый торган зур хөрмәткә лаек шәхес. Әлбәттә, хәзер инде без аның битләрендә Алтын Шарифуллин башкарган югары казанышлар турында “кайнар эзләр” буенча сөйли алмыйбыз. Ә бит заманында Ильич исемендәге данлыклы колхоз үзенең Алтын Шарифуллин исемле тынгы белмәс тырыш механизаторлары белән горурлана торган булган. “Без сөрмәгән, без чәчмәгән бер генә аршин җир дә калмады! Ай-һай, уңдырышлы иде бит безнед Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләк җирләре!”, - дип горурланып искә ала юбиляр.

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы Алтын Шарифуллин башкарган хемәткә югары бәя биргән мактау кәгазьләре белән гаилә архивы тулган.

Чынлап та алтынга тиң Алтын Галимулла улы Шарифуллины олуг юбилее белән котларга йорт  тутырып кунаклар җыелган иде. Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов юбилярга алдагы көннәрдә дә бәрәкәтле матур тормыш еллары теләде. Район җитәкчелеге исеменнән калын юрган бүләк итте. РФ Президенты Владимир Путин юллаган котлау хатын да Алтын бабайга илебез тынычлыгы хакына башкарган зур хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләре язылган иде. Бу бәйрәм иртәсендә яңгыраган изге теләкләргә Бәйрәкәтамак авыл җирлеге вәкилләре дә кушылды.

Илмира ГАЛИЕВА    

Тулырак: http://yutazy.ru/news/keshel%D3%A9r/khezmt-veterany-altyn-galimulla-uly-sharifullin-chyn-altyn-babay

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International