Хөрмәтле район халкы! Салым салу режимы билгеләнмәгәнме?

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Димәк, автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәксез!

2021 елның 1 гыйнварыннан йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы (ЕНВД) кулланылмый (29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон).

2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына УСНга күчү турында хәбәрнамә бирергә кирәк.

2021 елның гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын (ПСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына патент бирүне сорап гариза бирергә кирәк.

2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДдан башка махсус салым режимнарына күчмәгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән датадан автомат рәвештә ЕНВД салым түләүчеләре сыйфатында исәптән алыначак һәм салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.

Тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында белергә мөмкин. https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/envd2020/-.

Салым салуның тиешле режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә сайлап алырга мөмкин. https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/-.

Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 17 районара инспекциясе

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/uvazhaemye-nalogoplatelshchiki-ne-opredelilis-s-rezhimom-nalogooblozheniy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International