2020 елның 17 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 декабрьгә Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.

2020 елның 16 декабре 18 сәгатьтән 17 декабре 06 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 17 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 17 декабренә фаразы:

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, аерым районнарда томан. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12 градус, аязган вакытта -16 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -3..-8˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International