Республика «Китап укучы әни – китап укучы ил» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 18 декабре, җомга

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларны китап укуга җәлеп итү һәм аларның иҗади потенциалын үстерү.

Урыссу гимназиясе укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Без балалар өчен китап укуның әһәмияте ни дәрәҗәдә зур булуын беләбез. Балаларга китаплар укып, без сөйләм телен, тыңлый белү күнекмәләрен үстерәбез, фикерләүне, иҗади хыял, белем дәрәҗәсен арттырабыз, бу рухи кыюлыкка омтылыш тәрбияли. Катнашучыларны котлыйбыз!

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/podvedeny-itogi-respublikanskogo-konkursa-chitayushchaya-mama-chitayushchaya-stran

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International