Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 20 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә
чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч
тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга,
кинәт тормоз тотудан сакланыргакирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;
3. Машиналар йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;
4. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдыннан узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күренүчәнлек дәрәҗәсендәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.