Конкурс "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары тарафыннан оештырылды.
Конкурста өч җиңүче билгеләнде: Минһаҗева Илина (2б), Вәлиуллина Айгөл (5б) һәм Закирова Эльвина(3б).
Балалар бәйге турында үз тәэссоратлары белән уртаклаштылар, аларга аеруча нинди биремнәр ошаганын сөйләделәр.
Ютазы урта мәктәбе директоры Әнис Әнвәр улы Ямалетдинов катнашучыларны җиңүләре белән котлады һәм аларга дипломнар тапшырды.
Чарада шулай ук "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ вәкиле Лилия Вазыйх кызы Садыйкова да катнашты. Ул балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/pod-rukovodstvom-rukovoditelya-shkolnogo-lesnichestva-garaevoy-g-e-bylo-provedeno-torzhestvennoe-nagrazhdenie-uchastnikov-konkursa-yunyy-ekolog