Чарада район башлыгы Аяз Шафигуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район Советы депутатлары, шәхси эшкуарлар, медицина хезмәткәрләре катнашты. Соңгыларының яңа йорт туена буш кул белән килмәве – көнкүреш техникасы бүләк итүләре аеруча күңелле булды.
Әле кайчан гына әле соры һәм кыршылып беткән коридор һәм палаталардан торган медицина учреждениесенең стационар блогын бүген танырлык та түгел. Стена, түбә, идән, түшәм, отмосткалар – болар барысы да тулаем яңартылды, 437 күләмендә бүлмә ара, янгынга каршы 23 ишек, 27 данә алюмин ишек, 219 тәрәзә куелды. Моннан тыш, тулы күләмдә эчке җылылык, салкын һәм кайнар су һәм электр үткәргечгеч системалары, канализация, янгынга каршы суүткәргечләр, сак-янгын сигнализациясе, вентиляция системсы, 13 ноктада кислород тоташтыргыч ремонтланды. Әлеге күләмле хезмәт бәрабәренә бүген терапия, хирургия һәм балалар бүлекләре якты һәм җылы. Палаталарда өр-яңа ишек һәм тәрәзәләр, санузельларда – заманча сантехника.
Әмма стационарларда эшләү һәм дәвалану шартлары көннән-көн начарланды. Инвентарь хезмәт итү срогы күптән инде чыккан иде.
2020 елның язында район башлыгы Аяз Шафигуллин Урыссу үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт эшләрен дәвам итү максатында финанс ярдәме сорап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте һәм аның тарафыннан хуплау тапты. Республика казнасыннан 84 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, Ютазы муниципаль районы бюджетыннан операция блогын капиталь ремонтлау өчен 5 миллион сум акча каралды.
Тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Аяз Шафигуллин медицина учрежденисен ремонтлауда актив катнашкан өчен “СтройСервис ҖЧҖ директоры Руслан Шафигуллинга, “Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлеге баш белгече Ленар Галиевка, “Капиталь төзелеш идарәсе» ҖЧҖ баш инженеры Илгизәр Асыловка Ютазы район Советының Мактау грамоталарын тапшырды.
Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова исә үзе җитәкли торган зур коллектив исеменнән район башлыгы Аяз Шафигуллинга, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага, “Капиталь төзелеш идарәсе» ҖЧҖ баш инженеры Илгизәр Асыловка, “СтройСервис ҖЧҖ директоры Руслан Шафигуллинга зур рәхмәтен белдерде.
Ниһаять, көннең иң тантаналы мизгеле җитте. Битләре алсуланырга өлгергән кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы буя исләре аңкып торган Урыссу үзәк район хастаханәсенең стационар бүлегенә чакырды. Районның баш табибы Светлана Шакирова зур кәнатьлек хисе белән җитәкчеләрне, депутатларны, шәхси эшкуарларны башкарылган зур хезмәт – капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачкан терапия, хирургия, балалар бүлекләре белән таныштырды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/uryssuda-remonttan-so-khastakhan-achyldy