2020 елның 23 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 23 декабрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 23 декабренә фаразы:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Урыны белән бозлавык саклана. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-10˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International