Марат Мөхәммәдиев үз язмышын энергетика дөньясы белән утыз сигез ел элек бәйли. “Үз эшемне бик яратам. Иң беренче чиратта авариясез эш шартлары һәм торакларның тәрәзәләрендә ут балкып торуын яратам”, - дип үз эше турында кыскача гына сөйләп алды Марат Шат улы.
Яңа ел төнендә үзен кизүчелеккә билгеләгән өчен Марат Шат улы һич борчылмый. Димәк, җитәкчелеккә шулай кирәк һәм шулай ышанычлырак.
Марат абый аз аралашучан кеше булса да, без аның буш вакытында балык тотарга, гаиләсе белән бакчада эшләргә яратканын белеп алдык. Әмма болардан бигрәк, ул искитмәле акыллы һәм төпле кеше, ышанычлы иптәш икән. Моннан 38 ел гади монтер-шофер булып эшкә килгән Марат Мөхәммәдиев кулы аша ничәмә-ничә буын эшчеләр һәм белгечләр үсеп чыккан. Шуларның берсе Раил Фәттахов. Моннан биш ел элек “Челтәр компаниясе” АҖ гади электр монтеры булып эшкә килгән Раил Наил бүген участок мастеры булып эшли. Раил эшкә алынганда ук югары белемле булса да, хезмәт коллективы аңа ышанычлы остаз билгели – ул Марат Мөхәммәдиев. “Марат абый мине үз эшемне яратырга, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, ашыкмаска һәм төгәл булырга өйрәтте”, - дип сөйли Раил.
Шунысы кызык, моннан биш ел элек Раил Фәттахов остазы Марат Шат улы кул астында хезмәт юлын башлаган булса, бүген хезмәт ветераны Марат Мөхәммәдиев үзе тәрбияләп үстергән мастер Раил Наил улы белән бер командада эшли.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/cheltr-kompaniyase-ada-chyn-nrmannar-eshli