Ә сез авыл җирендә яшәүчеләргә торак бәясенең 70% ы күләмендә социаль түләү бирелүен беләсезме?

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, №696 карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" РФ Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында (үзгәрешләр белән), торак төзүгә (сатып алуга), шул исәптән өлешләп төзүдә катнашу юлы белән, авыл территорияләрендә яшәүче һәм эшләүче яисә авыл территорияләрендә даими яшәү урынына күчәргә һәм анда эшләргә теләк белдергән Россия Федерациясе гражданнарына (алга таба - гражданнар) социаль түләү бирелә.

Бүген Ютазы районы Башлыгы Аяз Шәфигуллин Марсель Закировка һәм Айгөл Гыйләҗетдиновага сертификатлар тапшырды. Торак төзелешенә алар 1 млн 476 мең сум һәм 1 млн 845 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алдылар. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, элек авыл территорияләрендә торак шартларын яхшырту хокукын гамәлгә ашырып социаль түләүләр алган яисә дәүләт ярдәменең башка рәвешләрен кулланып социаль түләүләр алган гражданнарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына, мондый социаль түләү бирелми.

Социаль түләү бирелә торган граждан аны түбәндәгеләргә куллана ала:

а) торак йорт төзүгә (индивидуаль торак төзелеше объектын төзүгә);

б) авыл территорияләрендә торак йортларны (фатирларны) өлешләп төзүдә

катнашуга;

в) авыл территорияләрендә торак урыны (торак йорт) алуга.

Социаль түләү якын туганнарыңнан (ире яки хатыныннан), бабаларыннан (әбиләреннән), оныкларыннан, әти-әниләреннән (шул исәптән уллыкка алучылардан), балалардан торак сатып алу өчен файдаланыла алмый.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш. т.п., Пушкин ур., 38 "Торак сәясәте бүлеге" адресы буенча алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2 76-81

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International