Район мәдәният йортының яңа кинозалында - беренче сеанс

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа кинозалны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты. Һәм ул Ютазы районында менә шундый заманча кинозал ачуны зур вакыйга һәм горурлык, дип бәяләде.

ТР Дәүләт бюджет кинопрокат учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова Ютазы районында бәйге шартлары нигезендә отылган грант хисабына кинозал төзү һәм аны ачуны чын мәгънәсендә батыр эш дип билгеләп үтте. Чөнки 2020 елда 3D тавыш сыйфаты һәм проекция белән җиһазландырылган мондый кинозал республикада ике генә районда ачылган һәм аның берсе безнең Ютазы районында.

ТР “Татаркино” Дәүләт Бюджет Кинопрокат учреждениесе филиалы җитәкчесе Галина Макеева яңа кинозалның тирә-яктагы торак пунктларда урнашкан мондый төр киназалларга зур көндәшлек тудырырлык итеп уңышлы эшләвен теләде.

Ниһаять, кинозалны тантаналы ачу хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм ТР Дәүләт бюджет кинопрокат учреждениесе директоры Миләүшә Айтугановага бирелде. Алар көчле алкышлар астында иң беренче кадрны ясады.

Беренче сеанс керү – әле берничә көн элек кенә унаштырылган тамаша кәнәфиләренә утырып бушлай мультфильм карау бәхете Урыссу мәктәп-интернатында тәрбияләнә торган балаларга елмайды. Өстәвенә, яшь тамашачыларны шәхси эшкуарлар поп-корм белән сыйлады.

Заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә кино карый алу мөмкинлеге булдырылган кинозал Яңа ел бәйрәмнәрендә тулы көченә эшләячәк.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/rayon-mdniyat-yortyny-yaa-kinozalynda-berenche-seans

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International