Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез...

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
23 март көнне Бәйрәкә авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Балалар авыл урамнары буйлар
Нәүрүз теләкләре теләп йөрделәр, карга боткасына ярма, май, йомырка  җыйдылар.
Сәгать 10 тулганда базар мәйданы алдында ясле-бакча коллективы уңганнары авыл
халкын кайнар таба ашлары, лимонлы чәйләр белән сыйлыйлар иде инде. Тиздән
мәйдан җыр-моң, уен-көлкегә күмелде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылар,
шул арада мәктәп коллективы пешергән карга боткасы да җитеште. Бәйрәм олысына
да, кечесенә дә бик ошады. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова авылда
быелгы елны спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итте һәм барлык авыл
халкына сәламәтлек, тыныч тормыш, бәрәкәтле язлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International