Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының оператив төркеменең киңәйтелгән уртак утырышы узды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының оператив төркеменең киңәйтелгән уртак утырышы үткәрелде.

Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

1. Ютазы муниципаль районының авыл җирлекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шул исәптән дини өлкәдә һәм фатирларны наймга бирү белән шөгыльләнүче физик затларны контрольдә тотуны оештыру буенча эш анализы турында (докладчы Әхмәтов Фларис Харис улы - Ютазы муниципаль районы Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы).

2. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында (докладчы Клещевников Евгений Анатольевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы).

3. 2020 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Ютазы муниципаль районы территориясендә миграция хәле турында (докладчы Клещевников Евгений Анатольевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы).

4. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча муниципаль район территориясендә урнашкан кешеләр күпләп була торган урыннарда, потенциаль куркыныч объектларда, яшәешне тәэмин итү объектларында террорчылыкка каршы яклануның торышы һәм ачыкланган кагыйдә бозуларны бетерү чаралары турында (докладчы Усманов Давлятшо Адылшоевич - Баулы районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең 2 нче ПЦО начальнигы).

5. Район территориясендә теркәлгән дини оешмалар эшчәнлегенә мониторинг һәм кадрларның тупланганлыгы турында (докладчы Мәрданшин Марат Мөсәгыйт улы - Мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе – ТР МДН ЮМР мөхтәсибәте).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International