Ютазы районы белем бирү учреждениеләре директорлары киңәшмәсе узды 

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Бәйрәкә мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре 2020-2021 уку елының беренче яртыеллыгына анализ ясадылар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләделәр.

Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева катнашты.

Чарада катнашучылар, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, өч төркемгә бүленде. Алар бик теләп Бәйрәкә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр куйган кечкенә генә Яңа ел әкиятен карадылар. Балалар бакчасы мөдире

Гөлназ Фәтхиева кунакларны үзе җитәкләгән белем бирү учреждениесенең тормышы һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү программалары белән таныштырды.

Башлангыч сыйныф укучылары кунакларга Бәйрәкә авылының "Гобәйдия" музей-комплексында мәгърифәт тарихы турында сөйләделәр. Инглиз һәм физика буенча ачык дәресләр күрсәтелде, класстан тыш дәресләр күрсәтелде.

Район җитәкчелеге Бәйрәкә мәктәбе коллективы откан грант проектларын гамәлгә ашыру дәрәҗәсе белән аеруча кызыксынды. Технология укытучысы Рәмзия Дәүләтханова үз укучылары белән кунакларга грантка сатып алынган тегү, чигү, бәйләү машиналары белән эшләп карарга тәкъдим итте.

Чараның фикер алышу өлешендә Бәйрәкә мәктәбе директоры Илнур Абдуллин үзе җитәкләгән уку йортының эшчәнлегенә, ә район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева районда әгърифәтчелек эшчәнлегенә җентекле анализ ясады.

Соңыннан озак еллар намуслы хезмәте өчен районның кайбер мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/sostoyalsya-sovet-direktorov-obrazovatelnykh-uchrezhdeniy-yutazinskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International