Ютазы районына "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Рузилә Якуп кызы Шәймәрданова килде. Әлеге фонд ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылды.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Рузилә Шәймәрданова Яңа ел алдыннан Фонд командасында эшләүче иң актив волонтерларга Яңа ел бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Битараф булмаган малайлар һәм кызлар пандемия вакытында картларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм иттеләр, азык-төлек, дарулар тараттылар. Шулай ук волонтерлар эшен оештырган педагоглар да Рәхмәт хатлары алды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/segodnya-v-rayon-priekhali-gosti-iz-stolitsy-tatarstana