Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 26 декабрендә иртән һәм көндез, 27 декабрьдә - тәүлек дәвамында көчле кар һәм буран көтелә: күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начарая, көньяктан көчле җил, секундына 15-21 метр тизлектә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран һәм җил көчәйгәндә:
Аяк киеме шумый торган һәм уңайлы булырга тиеш. Сак хәрәкәт итегез, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплы махсус таяк йөртергә киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алу мөһим. Күз күреме начарайган очракта, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотарга киңәш ителми: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Тормоз тоткан вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу зарур, моның белән сез үзегезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләрне кисәтәсез.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан мөмкин кадәр тыелып калыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмагыз, чөнки юл япмасы карлы булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый озыная. Югары күрүнүчәнлектәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә киңәш ителә.
- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә китүдән тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, имин дистанцияне сакларга, һава шартлары буенча тизлек режимын сайларга киңәш ителә. Тәртипсез маневрлаулардан һәм кискен тормоз тотулардан тыелырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.
- боз астыннан балык тотарга яратучыларга күренүчәнлек начар булу сәбәпле, бозга чыгудан тыелу мөһим. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алу, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдыру, ялгыз балык тотмау зарур;
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96