Александра Ивановна Чернявская 1930 елның 25 декабрендә Самара өлкәсенең Клявлинский районының туа. Әле бөтенләй яшь чакта, туганнары аны Казахстанга алып китә. Анда ул гомер юлдашын очрата, яхшы ул тәрбияләп үстерәләр. Александра Ивановна 70 яшенә кадәр балалар бакчасында эшли. Пенсиягә чыккач кына гаиләләре белән туганнары янына Урыссу поселогына күченәләр. Биредә ул хәзер 20 ел яши.
Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина котлады. Ул тантана сәбәпчесенә район Башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Александра Чернявская, зур яшькә җитүенә карамастан, төшенкелеккә бирелми торган, мәрхәмәтле, позитив кеше булып кала. Бәлки аның озак яшәвенең сере дә шундадыр?
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/aleksandre-chernyavskoy-ispolnilos-90-let