Бүген район мәдәният йортына иң талантлы, сәләтле, тырыш һәм актив малайлар һәм кызлар - Ютазы районы мәктәп укучылары җыелды.
Алар - төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында җиңүчеләр, төрле конкурсларда һәм конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаучылар һәм перспективалы спортчылар. "Сез-безнең киләчәгебез! Без сезнең белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар телибез!"- дип сәламләде аларны район Башлыгы Аяз Шәфигуллин.
Бу бәйрәм кичәсендә сәләтле малайлар һәм кызлар район җитәкчелегеннән 100 Яңа ел бүләге кабул итте. Алар өчен куелган бәйрәм тамашасы – "Маски" театр студиясе тарафыннан күрсәтелгән "Мэри Поппинс, Яңа ел белән" тамашасы, истә калырлык күңелле мюзикл, чын бәйрәм кәефе тудырды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/samye-talantlivye-deti-yutazinskogo-rayona-na-elke-glavy-rayona