Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 29 декабре 00 сәгатеннән 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 29 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк. Тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;
3. Машиналар юлын кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты
җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;
4. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдыннан узмаска;