Бүген район тормышында тагын бер күңелле вакыйга булды – Кәрәкәшле авылында гомер итүче яшь гаилә Рәмилә һәм Наил Фәттаховлар яңа йортка күчте.
“Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча тергезелгән яңа йорт туе белән Фәттаховларны районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин шәхсән тәбрик итте. Йортны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев һәм башка кунаклар катнашты. Алар яшь гаиләгә яңа нигездә бәрәкәтле тормыш теләде.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/krkshle-avylynnan-fttakhovlar-gailse-yaa-yortka-kchte