Алдынгы хезмәткәрләр һәм сәләтле балалар бүләкләнде. «Таң» ҖЧҖ эш башкаручысы Җәүһәрия Рахмаева кадрлар документларын формалаштыруга һәм предприятиенең документларын Татарстан Республикасы Дәүләт архивына тапшыру максаты белән әзерлек эшләрен оештыруга зур өлеш керткәне өчен хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән, шулай ук архив бүлеге белән озак еллар хезмәттәшлек иткәне һәм Иске Урыссу авылы тарихын саклау максатларында архив эшен яхшы оештырганы өчен район Башкарма комитеты архив бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Урыссу гимназиясенең 6а сыйныфы укучысы Диләрә Галиева «Видеосюжет» номинациясендә өченче урын өчен Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе дипломы белән бүләкләнде.
Урыссу гимназиясенең 5б сыйныф укучылары да «Видеосюжет» номинациясендә икенче урын өчен Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе дипломы белән бүләкләнде.
Дипломны сыйныф җитәкчесе Гөлнара Зыятдинова алды.
Район Советының Мактау грамотасы белән мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Иске Каразирек авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлмира Сарайкина бүләкләнде.