Ютазы районы авыл эшчәннәре хуҗалык елына йомгак ясады

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Чарада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Наил Усманов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, кырчылык һәм терлекчелек тармагы белгечләре, баш хисапчылары, икътисадчылар һәм фермерлар катнашты.

Төп доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнгы Андрей Борисов чыгыш тотты. Ул 2020 елның авыл эшчәннәре өчен уңышлы килүен билгеләп узды. Продукция җитештерү төрләре буенча анык анализ ясады. Районның баш инженеры Азат Мәхмүтов районда машина-трактор паркын ныгыту буенча да күләмле чарарлар күрелүен билгеләп узды. Районның баш мал табибы Наил Усманов киләсе елда терлек үлемен киметү максатында күрелергә тиеш булган кисәтү чаралары турында сөйләде.

Киңәшмәне район  башлыгы Аяз Шәфыйгуллин йомгаклады. 

Тукай исемендәге җәмгыять хисапчысы Гөлназ Сөнәгәтуллина Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы буенча 300 000 сумга бердәм түләү буенча сертификат тапшырды.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yutazy-rayony-avyl-eshchnnre-khualyk-elyna-yomgak-yasady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International