"ИСӘПКӘ АЛУЧЫ ҺӘМ ВИПИН БЕЗДӘ КУНАКТА": БАЛАЛАР НИЧЕК ИСӘПКӘ АЛУНЫ РӘСЕМГӘ ТӨШЕРӘЛӘР? 

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бөтенроссия халык санын алуга багышланган балалар конкурсында катнашучылар 350 дән артык эш җибәргән инде. Һәм бу әле башы гына! Төп иҗади ярыш алда! 7дән алып 12 яшькә кадәрге һәр баланың акчалата приз оту һәм вакыйгада катнашу мөмкинлеге бар. 

«Мин исәпкә алуны рәсемгә төшерәм» конкурсы 2020 ел ахырында старт алды һәм ВПН strana2020.ru. рәсми сайтында быел иң истә калырлык иҗади ярышларның берсе булды . Яшь катнашучыларның бурычы - рәсемнәрдә үз илеңне һәм анда халык санын алуның ничек узачагын күрсәтү иде. Әти- әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итәргә була, тик халык санын алу турында бәян итүләр белән генә дип теләр идек – малайлар һәм кызлар исә ишеткәннәрен тиз арада эләктереп алырга һәм төсле буяуларда кәгазьдә тасвирларга тиеш. 

Бүгенге көндә 350 дән артык эш керде. Барыннан да ешрак рәсемнәрдә исәпкә алучы, Випин кошчыгы— халык санын алу талисманы сурәтләнгән, мультикалар һәм гаилә тасвирланган. Сюжет геройлары төрле шартларда: өйдә, урамда, әкият шәһәрчегендә һәм хәтта Яңа ел чыршысы янында иҗат ителгән. Әмма иң мөһиме - барысы да кунакларга да, аралашуга да шат. 

Конкурста иң актив катнашучылар — 7-9 яшьлек балалар. Алардан 200 дән артык эш килде, һәм 150дән артык рәсем - 10-12 яшьлек малайлар һәм кызларныкы. Иң күп эшләрне Белгород, Курск, Свердловск өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе балалары җибәргән. 

Конкурста катнашу өчен, катнашуны раслау максатында СМС буенча кәрәзле телефон номерын язып, тиешле форманы тутырып, https://www.strana2020.ru  сайтында теркәлергә кирәк. 

Конкурс эше, кәгазьдә төсле буяулар яки карандашлар белән эшләнергә, фотога төшерелергә яки сканерлаштырылырга, Instagramда катнашучы аккаунты @strana2020 тамгасы һәм  #ярисуюперепись хештегы белән  урнаштырылырга тиеш. Рәсемнәрне үз битеңә 2021 елның 1 мартына кадәр урнаштырырга мөмкин. Игътибар: Instagramдагы аккаунт  һәркем өчен ачык булырга тиеш. Хештег буенча барлык катнашучыларның рәсемнәрен табарга һәм бәяләргә була. 

Алга таба strana2020.ru Бөтенроссия халык санын алу сайтында конкурс яңалыклары һәм аның арадаш нәтиҗәләре бастырылачак. Ә иң актив һәм иҗади катнашучыларны искиткеч бүләкләр көтә. 

 

Җиңүчеләр ике этапта сайланачак: башта финалистлар файдаланучы  (пользовательский) тавыш бирүе белән, ә аннары жюри ярдәмендә сайланып алыначак. Тавыш бирүнең беренче этабы 2021 елның 3-15 мартына кадәр дәвам итәчәк, ул вакытта теләге булган һәр кеше эш өчен лайк белән тавыш бирә ала. Аннары бәяләүгә экспертлар керешәчәк. Жюри Федераль дәүләт статистикасы хезмәте, конкурсның оештыру комитеты, «Комсомольская правда» нәшрият йорты, иҗади һөнәрләр вәкилләреннән (профессиональ фотограф, рәссам, дизайнер) торачак. 

Җиңүчеләр дүрт премия алачак: һәр яшь категориясендә икешәр — 7-9 һәм 10-12 яшьлекләр категорияләре буенча. 

Конкурс нәтиҗәләре Бөтенроссия халык санын алуның мәгълүмат сайтында һәм «Комсомольская правда» нәшрият йорты сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуның рәсми битләрендә басылачак. 

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы -Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торакларга кереп йөргән вакытта исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында исәпкә алынырга мөмкин булачак. 

Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы 

media@strana2020.ru 

www.strana2020.ru 

+7 (495) 933-31-94 

https://www.facebook.com/strana2020 

https://vk.com/strana2020 

https://ok.ru/strana2020 

https://www.instagram.com/strana2020 

youtube.com 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International