Район җитәкчелеге, район Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Күркәм традиция буенча, бу бәйрәм алдыннан узган елга нәтиҗәләр ясала.
Әйе, ул безнең хәтердә, аннан элекке еллар белән чагыштырганда, ныграк калачак. Чыгышымның башында, районыбызның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Сезнең, хезмәт сөючәнлегегез, сабырлыгыгыз һәм профессионализмыгыз аркасында без яңа коронавирус авыруы белән лаеклы көрәштек һәм көрәшәбез.
Шулай ук районның педагоглар коллективын да яхшы яктан билгеләп үтәсем килә. Укучыларның мәктәпкә йөрүе чикләнүгә карамастан, сез уку процессына яңа технологияләрне кертә һәм аларны саклап кала алдыгыз.
Тулаем алганда, йорттагы иминлекне, районның чәчәк атуын производствоның барлык тармакларының уңышлы эшләвеннән башка күз алдына китереп булмый. Шулай да, икътисадның төп секторы – ул сәнәгать комплексы. Бу катлаулы пандемия елында район икътисадын да саклап кала алдык. Моңа районыбыз предприятиеләрендә зур кыскартулар булмавы ярдәм итте. Эш урыннарын саклап калуга үз өлешләрен кертүләре өчен предприятие җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә, агымдагы елның һава шартлары уңай булу аркасында, 64 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уңдырышлылык – гектардан 31,6 центнер. Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрен техник яктан ныгыту һәм фермалар төзү дәвам итә.
Районыбызның барлык республика программаларында актив катнашуына мин бик шат.
Агымдагы елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча ике йорт файдалануга тапшырылды, ишегалларыбыз «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру аркасында үзгәрде – моның өчен президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәкә авылында хакимият бинасы төзелде. Район халкы шулай ук үзара салым программасын да хуплады, аның хисабына безнең районда аз эшләнмәде.
Яңа ел һәр йортка шатлык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итсен, 2021 ел - бөтенебез өчен дә уңышлар елы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм уңышлар телим.
Төкле аягың белән кил, Яңа ел!