Уруссуда бәйрәм киче: халык җырлады, биеде, халык чын күңелдән ял итте

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

Бәйрәмнең төп тамашасы әле алда иде - күп сандагы гирляндалар һәм чыршылар белән бизәлгән автоколонна исә күпләр өчен чын сюрприз булды. “Олимп” спорт комплексы яныннан кузгалып китеп, Урыссу урамы, Үзәк тыкрыгы һәм Көнчыгыш урамы аша узып, “Яңарыш” паркына килеп җиткән яңа ел бизәлешле трактор һәм автомашиналарны күп сандагы Кыш бабайлар һәм Кар кызлары каршы алды.

Сәнәдәге төп бәйрәмне башлау да быел гел үзгә булды – ул,  гадәттәгечә, коры теләкләр белән башланмады. Быел ул үзебезнең район муниципалите һәм башкарма комитеты хезмәтләре җитәкчеләре башкаруында яңгыраган Яңа ел турындагы җыр белән башланды.

Ютазы районы яшәүчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин кайнар сәламләде. Ул, Яңа елны каршы алып, үз предприятиеләрен һәм оешмаларын иң яхшы итеп бизәгән авыл җирлекләре башлыкларына, бюджет оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә, шулай ук шәхси эшкуарларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа ел бәйрәмен әкият персонажлары катнашындагы сәхнәләштерелгән музыкаль композиция дәвам итте. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары чыгышыннан башка, әлбәттә, әлеге тамаша тулы кыйммәтле була алмас иде. Барлык район мәдәният йорты артистлары һәм авыллардан җыелган Кыш бабай һәм Кар кызлары башкарган Яңа ел флешмобы, Казан шәһәреннән үк килгән артистлар күрсәткән утлы шоу һәм Урыссу өстендәге искитмәле фейерверк – болар барысы да матур, якты, җылы һәм тәэсирле Яңа ел тамашасына әверелде.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yutazyda-byrm-kiche-khalyk-yrlady-biede-khalyk-chyn-keldn-yal-itte

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International