Яңа елдан - яңа салымнар

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

Әйтик, 1 гыйнвардан безне ике яңа салым көтә: кертемнәргә салым һәм «байларга» салым.

Яңа елда кереме елына 5 млн сумнан артып киткән гражданнар, 5 млн.нан артык сумма өчен НДФЛны 13 % түгел, ә 15% түләячәк. Күчемсез милекне сатудан керемнәр һәм иминният түләүләре исәпкә алынмаячак.

Ә менә 2021 елда кертемнәргә салым, банк кертеменнән табышны 42 500 сумнан артык алучыларга кагылачак. Кертем буенча керемнең иң зур өлеше төп ставка (хәзер 4,25%) * 1 000 000 сум формуласы буенча исәпләнә. Бер счеттамы яки берничәдәме, сумнардамы яки валютадамы – әһәмиятле түгел.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/s-novogo-goda-novye-nalogi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International