Ютазы районы хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Раштуа - иң зур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Миллионлаган кешеләр өчен ул сафлык, ихласлык, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора.
Әлеге кыйммәтләр безнең барыбыз өчен дә уртак, үзара дус-тату, аңлашып яшәүнең күп гасырлык нигезе булып тора. Раштуа безне яратырга һәм тугрылыкка, бер-беребезгә карата сизгер булырга, бездә иң яхшы кешелек сыйфатлары уятып, барлык чагылышларында да тормышның кадерен белергә өйрәтә. Раштуа бәйрәме изге уй-ниятләргә, игелекле гамәлләр кылырга чакыра.
Бу күркәм бәйрәмдә сезгә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт бердәмлек һәм татулык хакимлек итсен! Изге Раштуа бәйрәме белән!