Бүген "Энергия" стадионында картинг буенча ярышлар узды

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген "Энергия" стадионында картинг буенча Ютазы муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгышының 5 нче ачык кышкы Кубогының II этабы ярышлары үтте.

Чара "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" МКУ тарафыннан оештырылды.

Ярышларда Урыссу поселогының "Шмель" картинг клубы спортчылары, Азнакай, Баулы, Бөре, Алабуга, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Октябрьский шәһәрләреннән, Сарман авылыннан кунаклар катнашты.

Барлыгы 90га якын картингчы булды.

Иң яшь катнашучы - Сарман авылыннан Булат Гайнанов иде, аңа 4 яшь тә 6 ай. Иң өлкән катнашучы - Баулы шәһәреннән 58 яшьлек Илдар Хәмидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International