Раштуа - безнең илебездә иң әһәмиятле һәм халык яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Раштуаны бәйрәм итүдә православие дине һәм аерым мохит тудыручы халык традицияләре тыгыз үрелеп бара. Бу көнне Гайсәнең тууын данлап кына калмыйлар, Раштуа вакытындагы вакыйгаларны да сөйлиләр, халык күңел ачуларын да үткәрәләр.
Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы уеннар, интерактив концерт программасы әзерләнгән иде. Балалар һәм өлкәннәр уйнарга һәм биергә чакыруга бик теләп җавап бирделәр.
Бәйрәмнең кызган чагында Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ел символы – Үгез пәйда булды. Алар урыссулыларны Раштуа бәйрәме белән котладылар, игелек, бәхет, изге теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.
Барлык теләүчеләргә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары белән бергә чыршы янында һәм искиткеч тематик фотозоналарда бәйрәм фотоларына төшәргә мөмкин булды, шулай ук Кыш Бабай балаларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады.
#Ютазинскийрайон
#Районныйдомкультуры