Татарстан юлларында җил һәм буран аркасында автобуслар хәрәкәте чикләнә

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан трассаларында җил һәм буран аркасында автобуслар хәрәкәте чикләнә.

Вакыт чикләүләр 10: 00 сәгатьтән гамәлдә булачак.

Татарстан юлларында, һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәте чикләнә. Шулай итеп, юл хәрәкәте иминлеге өчен 10 гыйнварда, 10: 00 сәгатьтә Татарстанның федераль автомобиль юлларында (М-7 «Идел», Казан – Ульяновск, Казан – Оренбург) шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Синоптиклар фаразлары буенча, 10 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: күп кар явуы, буран көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International