Бүген, 10 гыйнварда, кышкы каникулларның соңгы көнендә, балаларга кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызы килде.
Төп геройлар белән бергә балалар флешмоб биеделәр, табышмаклар чиштеләр, хоккей, паровозлы уйнадылар. Аяклары бәйле килеш, әмма бер-берсенә ярдәм итеп, кар көртләреннән бардылар.
Кыш Бабай кечкенәләрне хәтта өшетергә тырышты, әмма алар бирешмәде.
Ахырда барысы да әйлән-бәйләнгә бастылар һәм барыбыз да яраткан "В лесу родилась елочка" җырын башкардылар.
Китәр алдыннан Кыш бабай балаларга нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм укуларында уңышлар теләде.