Ялган газчыларның мошенниклык кылу очраклары ешайды. Алар халыкка фатирда газ җиһазларын тикшерү һәм/яки алыштыруны тәкъдим итәләр һәм газны өзү белән яныйлар.
Һәр кеше түбәндәгеләрне белергә тиеш:
- йорттагы газ җиһазларын махсуслаштырылган оешма гына тикшерә ала;
- махсуслаштырылган оешманың сезнең йортыгызның идарә компаниясе яки торак милекчеләре ширкәте белән техник хезмәт күрсәтү буенча килешүе булырга тиеш;
- махсуслаштырылган оешма йорт һәм подъездлардагы мәгълүмати стендларда тикшерү үткәрү турында алдан ук кисәтә (игъланнар бирә);
- махсуслаштырылган оешма хезмәткәре сезгә хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш.
ӘГӘР СЕЗ ХЕЗМӘТКӘРДӘН ШИКЛӘНӘСЕЗ ИКӘН, ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:
- идарәче компаниядә яки торак милекчеләре ширкәтендә йортта дөрестән дә газ җиһазларын тикшерү үткәреләме-юкмы икәнлеген ачыкларга;
- диспетчерлык хезмәтенә, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ авария газ хезмәте номерына - 2-62-04 шалтыратырга.
Әгәр идарә компаниясендә, торак милекчеләре ширкәтендә яки авария газ хезмәтендә тикшерү үткәрү турындагы мәгълүматны расламасалар, сез «газ мошенникларына” тап булгансыз дигән сүз.
Мошенниклар турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Истә тотыгыз! Газ хезмәте хезмәткәрләре газ җиһазларын сату белән шөгыльләнмиләр.
#Ютазинскийрайон
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/poleznoe/vnimanie-gazovye-moshenniki